news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Активистлар Татарстан районнарында «Кар десанты» акциясен дәвам итә

Активистлар Татарстан районнарында «Кар десанты» акциясен дәвам итә
Фото: ТР «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» матбугат хезмәте

«Бердәм Россия Яшь гвардиясе» активистлары Татарстан районнарында «Кар десанты» акциясен үткәрүне дәвам итә. Бу хакта хәрәкәтнең төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аерым алганда, Алабуга политехника көллиятеннән «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» вәкилләре хезмәт ветераны, атказанган укытучы Валентина Беловага адреслы ярдәм күрсәтте, ишегалдын һәм йорт түбәсен кардан чистартты Эшләр тәмамланганнан соң активистлар педагог белән бергәләп чәй эчте. Сөйләшү барышында Валентина Белова үзенең тормыш тәҗрибәсе һәм мәгариф өлкәсендә күпьеллык хезмәтенә бәйле хатирәләре белән уртаклашты.

Яшь гвардиячеләрнең җирле бүлеге башлыгы Роман Епанешников билгеләп үткәнчә, «Кар десанты» – «яшьләр тарафыннан ярдәмгә мохтаҗларга карата күрсәтелгән кайгыртучанлык һәм игътибарның чагылышы ул». «Бу уртак тырышлыкларның әйләнә-тирә дөньяны бераз җылырак һәм игелеклерәк итә алу үрнәге», - дигән ышаныч белдерде ул.

Татарстанның Әгерҗе районында активистлар мемориаль комплекс территориясендә өмә үткәрде. Алар туганнар каберлегенә һәм гражданнар сугышы елларында һәлак булган сугышчыларның обелискына илтә торган юлларны кардан чистартты. Ә Сарман районында яшь гвардиячеләр Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларына багышланган мемориалны кардан арындырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot