news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Активистлар Казанда Зәңгәр күл яр буен чистартты

Үткән ял көннәрендә активистлар биредән 40 капчыклап чүп җыйган.

(Казан, 24 июль, "Татар-информ"). Казанның Зәңгәр күл яр буенда “Чиста яр” табигатьне саклау акциясе оештырылды. Үткән ял көннәрендә активистлар биредә 40 капчыклап чүп җыйды, дип җиткерә KZN.RU.

Әлеге чарада Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, “БУДЕТЧИСТО” яшьләр хәрәкәте активистлары һәм табигатькә битараф булмаган шәһәр халкы катнашты. Аеруча үсеп килүче буын тырышлык күрсәткән. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк идарә җитәкчесе урынбасары Алмаз Исмәгыйлов яшьләрне экологик яктан агарту – акциянең бер максаты, дип җиткерә. Бу хакта идарә тармагының матбугат хезмәте хәбәр итә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot