Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Активистлар-күзәтүчеләр сайлауларда законга яки сайлау процедурасына үзгәреш кертәчәк
Иҗтимагый оешмалар активистларының Россия Президенты сайлауларында күзәтүчеләр булып эшләүнең мөһимлеген билгеләделәр.
(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмалар активистларының Россия Президенты сайлауларында күзәтүчеләр сыйфатында булуы законга яки сайлаулар процедурасына үзгәреш (новация) кертергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Иҗтимагый палатасының мәгълүмат-эксперт үзәгендә Россия Иҗтимагый палата әгъзасы Татьяна Забегина белдерде.
Аның сүзләренчә, иҗтимагый оешмалар активистларының сайлауларда күзәтүче булып эшләү мөмкинлеге – ул мөһим факт.
Забегина шулай ук, аның өчен сайлаулар бәйрәм булуын белдерде. “Бүген үзем дә сайлауда булдым, беренче тапкыр туганымны алып бардым. Аңа минем балачагымда Таҗикстанда сайлаулар ничек узуын сөйләдем. Минем өчен сайлаулар – балачактан бәйрәм”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз