news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Активистка Евгения Коцарь татарстанлыларны Президент сайлауларында катнашырга чакырды

Активистка Евгения Коцарь татарстанлыларны Президент сайлауларында катнашырга чакырды
Фото: © «Республика Татарстан» газетасы

Махсус хәрби операциядә катнашучы хатыны, «Zа победу!» хәрәкәте оештыручысы Евгения Коцарь Казанның 114 номерлы мәктәбендә Президент сайлауларында тавышын бирде. Бу хакта «Республика Татарстан» газетасы яза.

«Без, Россия гражданнары, үзебезнең гражданлык бурычыбызны үтәргә – сайлауларга килергә тиеш. Хәзер без аеруча да бердәмлекне тоябыз, чөнки хәзерге мизгелләрдә илебез көнбатыш машинасына фронтта да, тылда да каршылык күрсәтә. Шушы бердәмлегебез белән без илебез өчен катлаулы чорларда гел көчле булдык һәм көчле булачакбыз», - диде активист.

«Бүген без Россиянең киләчәген сайлыйбыз. Шуңа күрә, һәрвакыттагыча, безнең ил өчен хәлиткеч мизгелләрдә без бердәм булырга тиеш. Без моны чәчәк атучы дәүләттә яшәр өчен эшлибез», - дип өстәде Коцарь. Ул шулай ук Махатма Гандиның сүзләрен китерде: «Киләчәк синең бүген ни эшләвеңә бәйле».

Евгения Коцарь - хәрби хатыны. Аның ире махсус хәрби операция башланган вакыттан ук хәрби хезмәттә. Евгения фронттагыларга ярдәм күрсәтү өчен «Zа Победу! Казань» инициатив төркемен оештырган.

  • Махсус хәрби операция ике ел элек, 2022 елның 24 февралендә РФ Президенты Владимир Путин игнициативасы белән башланды. Россия хакимияте махсус операциянең куелган максатларга ирешелгәнгә кадәр дәвам итәчәген берничә тапкыр белдергән иде.

15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады. Шулай ук хастаханәләрдә һәм шифаханәләрдә, тикшерү изоляторларында (СИЗО), вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.

Үз сайлавын 3 миллионга якын татарстанлы ясаячак. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр тавыш бирә ала. Сайлаулар уздыру сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тарафыннан башкарыла. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә.

  • Россия Федерациясе Президентын сигезенче тапкыр сайлаулар 15, 16 һәм 17 мартта уза. Анда дүрт кандидат катнаша: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм дәүләтнең хәзерге башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100