news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актерлык курсы студентлары бичуралы шигъри төн турында диплом спектакле күрсәтте

Камал театрының Кече сәхнәсендә Бикчәнтәев-Зәйниев курсы студентлары өч диплом спектакле тәкъдим итте.

Актерлык курсы студентлары бичуралы шигъри төн турында диплом спектакле күрсәтте
Рамиль Гали

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан дәүләт мәдәният институтының Актерлык һәм режиссерлык курсы студентлары Камал театрының Кече сәхнәсенә диплом спектакльләрен күрсәтте. А.П.Чехов әсәре буенча "Палата №6" диплом спектаклен яшь режиссер Олег Кинҗәгулов сәхнәләштергән. Туфан Миңнуллин "Без китәбез, сез каласыз" спектаклен Фәрит Бикчәнтәев куйган.

Кичә тамашачыга Татарстанның халык рәссамы, сынчы Әхсән Фәтхетдиновның данлыклы “Ияләр”е тәкъдим ителде, ягъни, рәссамның фольклористик ияләр циклы театраль фантазия рәвешен алды. Спектакль башланыр алдыннан күрсәтеләчәк спектакль белән Илгиз Зәйниев таныштырды. Ул “Ияләр”нең өч ел элек куелган булуын искәртеп узды. Ул I курсларның актерлык осталыгы программасында картиналарны җанландыру алымы булуын аңлатты. “Гадәттә классик картиналар алына иде, без башка юл сайладык – “Ияләр”не өйрәндек”, – диде ул.

Әхсән Фәтхетдиновның “Ияләр” циклы 1993 елда Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган иде. Бу сәнгать әсәрләренә игътибар әле дә кимеми. Студентларның театраль фантазиясендә Бичура (Эльвир Сәлимов), Мич иясе (Олег Кинҗәгулов), Чорма иясе (Ленар Юлдашев), Җил иясе, Моң иясе (Алмаз Борһанов), Ишек иясе (Эльмира Семенова), Кое иясе (Ирина Кибякова), Амбар иясе (Әминә Миндиярова) җанланды.


Дөрес, фольклорчылар халыкта Капка, Ишек ияләре булуын кире кага. Мәсәлән, фольклорчы, филология фәннәре кандидаты Ләйлә Дәүләтшина Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге оештырган фәнни-гамәли конференция кысаларында язучыларның фольклор материалны куллануы турында фикер алышканда: “Рухлар, ияләргә килгәндә... Капка иясе юк”, – дип үз фикерләрен җиткергән иде.

“Татар мифологиясе” энциклопедик сүзлегендә Бичураның уттан куркуы турында да әйтелә. Ә спектакльдә ияләр мичкә ягалар, самовар куялар, кыскасы, алар ялгыз йортка җан кертәләр.

Кыскасы, бу очракта, әлбәттә, фәнни дөреслек турында сүз бармый. Бу очракта рәсем сәнгате һәм театр кебек нәфис төшенчәләр өстенлек итә. Режиссерлар Фәрит Бикчәнтәев белән Илгиз Зәйниев “Ияләр”не сүз белән баету өчен Әхсән Фәтхетдиновның халык язучысы Равил Фәйзуллинга язган фәлсәфи хатларын алганнар. Рәссамның хатлары белән рәсемнәре кушылып, үзенчәлекле сюжет барлыкка килгән. Ялгыз йортка кеше кайта. Йокларга ята. Бичура борчый башлагач аңа шикәр куя...

Ияләрнең өй уртасында чәй куеп мәш килеп йөргән вакытында өйгә Шагыйрь керә. Бу Илгиз Зәйниевнең икенче мәртәбә Мөдәррис Әгъләмов образына мөрәҗәгать итүе. Сәхнәгә Мөдәррис Әгъләмовны хәтерләткән Шагыйрь – шигъри сүз иясе чыгып “Кабатланыр микән бу кичә?” шигырен укыды.

Сүз уңаеннан, Илгиз Зәйниев моңарчы “Сак-сок” курчак спектакле аша Мөдәррис Әгъләмов образын сәхнәгә алып чыккан иде инде. Әлеге спектакль өчен Чаллы дәүләт курчак театрында Мөдәррис Әгъләмов курчагы да ясалган иде. Әлеге спектакль күптән түгел генә өч номинация буенча “Алтын битлек” фестивалендә катнашты.

“Ияләр” шигъри фантазиясендә Шагыйрь образында сәхнәгә Диләрә Садриева чыкты. Ни өчен Шагыйрь булып хатын-кыз чыкты дигәнгә, Илгиз Зәйниев гади генә итеп: “Охшаган бит”, диде, тел төбендә “Шигърият хатын-кыз кулына күчеп бара”, – дигән фикер ятуын ул кире какты. Илгиз әлеге спектакльнең “Сак-Сок”ка караганда алдарак – студентлар беренче курста чакта куелган булуын, хәзер яңартылуын әйтте.

“Ияләр” театраль фантазиясендәге иске кара пальто да театраль тамашачыга яхшы таныш. Ул “Калеб” җыенының “Яңа дулкын” шигъри композициясендә актив кулланылган пальто. “Яңа дулкын” шигъри спектаклен сәхнәгә Бикчәнтәев-Зәйниев курсында укыган Әминә Миндиярова чыгарган иде. “Мин бу пальтоны бу залда икенче мәртәбә төшерәм бит инде”, – диде фотограф Рамил Галиев.

Сәнгать белгече Роза Солтанова студентларның Әхсән Фәтхетдинов картиналарын төгәл бирә алуларына сокланды. “Алар Әхсән абый пластикасын төгәл бирә алдылар. Без Илдар Ханов белән Аракчинода яшәгәндә аның күргәзмәсен оештырган идек. Әхсән Фәтхетдинов Илдарның дусты иде. Мин аның иҗатын яхшы беләм. Спектакльдә барысы да аның картинасыннан алынган. Киемнәр дә, шул исәптән. Монда картиналар җанлана...”

Диплом спектакльләре май аенда кабатлап күрсәтеләчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100