news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актерлар йортында яңа театраль сезон ачыла

Кичәне Казан театр училищесы педагогы Марсель Мәхмүтов һәм Камал театры актрисасы Гүзәл Сибгатуллина алып барачак.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). 13 ноябрьдә, 17.00 сәгатьтә, Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында яңа театраль сезон ачыла. «STDance» дип исемләнгән тематик кичәгә республиканың барлык театрлары да чакырылган.

Актерлар йортында яңа сезон ачылышы ел саен нинди дә булса тематикага багышлана. Әгәр узган елда ул кинофильмнарда яңгыраган җырлар булса, бу юлы театрлар бию номерлары әзерли.

Кичәне Казан театр училищесы педагогы, «Нур» Балалар татар театр студиясе режиссеры Марсель Мәхмүтов һәм Камал театры актрисасы Гүзәл Сибгатуллина алып барачак.

Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортының 49нчы сезоны бай һәм кызыклы булачак. Актерлар йорты китапханәсе каршындагы белем бирү лекторие һәм «Нур» Балалар театр студиясе (ул бүген «Чарли һәм шоколад фабрикасы» спектакленең премьерасына әзерләнә) үз эшен дәвам итә. Беренче тапкыр «Өченче кыңгырау» балалар мәктәп театрлары фестивале узачак. Язын Г.Тукай исемендәге Халыкара сәнгатьле укучылар бәйгесе оештырыла. Г.Камал театры белән берлектә «Һөнәр» фестивале, «Ирекле сәхнә» иҗат лабораториясе һәм «Нәүрүз» форумы үтәчәк. Шулай ук Татарстан һәм Россиянең әйдәп баручы театр эшлеклеләре белән иҗади очрашулар һәм мастер-класслар уздыру күздә тотыла.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot