news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актерлар йортында узачак Халыкара шигырь бәйгесенә 350дән артык гариза алынган

Бәйгедә Кытай, Төркия, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм башка илләрдән дә катнашучылар бар.

(Казан, 16 апрель, "Татар-информ"). 16-18 апрель көннәрендә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында узачак VIII Г.Тукай исемендәге Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсына 350дән артык гариза алынган. Бу хакта Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Быел иҗади бәйге “Ана – бөек исем” дигән темага багышлана. Конкурс 16,17, 18 апрель көннәрендә 9.00дән 17.00гә кадәр үтәчәк. 20 апрель көнне 13.00дә Актерлар йорты сәхнәсендә гала-концерт белән тәмамланачак.

Быел конкурска Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 350дән артык гариза алынган. Бәйгедә Кытай, Төркия, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм башка илләрдән дә катнашучылар бар.

Жюри составына Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, РФның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Наилә Гәрәева, РФның атказанган, Татарстанның халык артисткасы, профессор Эльмира Хамматова, Татарстанның атказанган артисты Инсаф Абдуллин, “Федераль татар милли-мохтарияте” иҗтимагый оешмасы советы аппараты җитәкчесе Миләүшә Шәрипова, Казан театр училищесы педагог-режиссеры Марсель Мәхмүтов, сценарист, Казан театр училищесы педагогы Ләйлә Сәләхетдиновалар кергән.

РФ һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты, Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев жюринең рәисе булып тора.

Конкурсны Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Театр эшлеклеләре берлеге, Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте гамәлгә куйган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100