news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актерлар йортында Регина Аптеевага ярдәм күрсәтү максатыннан хәйрия концерты оештырыла

Сабыйны Израильдә дәвалау өчен 45 миллион сум акча кирәк.

Актерлар йортында Регина Аптеевага ярдәм күрсәтү максатыннан хәйрия концерты оештырыла

(Казан, 27 март, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). 14 апрельдә Казан үзәгендә урнашкан М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында (Щапов урамы, 37) Регина Аптеевага ярдәм итү өчен хәйрия концерты узачак. 

Якыннары әйтүенчә, табиблар Регинага 1 яшьтә 3 айлык вакытта арка-мускул артрофиясе диагнозын куялар. Бу вакытта хәрәкәтләнү нейроннары акрын гына үлеп бара. Күп очракта әлеге чир белән авыручылар йөри, утыра алмый. Сулыш системасына да зур зыян килә.

Әлеге яман чир безнең илдә дәваланмый. Израиль табиблары кызны “Спинраза” препараты белән дәваларга мөмкин булуын әйткән. Тик еллык дәвалау суммасы 45 миллион сум тора. Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Резеда һәм Ринат Аптеевлар гаиләсе өчен бу күтәрә алмаслык зур сумма. Гаилә башлыгы заводта, кызның әнисе укытучы булып эшли. Бүгенге көндә алар мәрхәмәтле кешеләр ярдәменә мохтаҗ.

Аптеевлар гаиләсенә ярдәм итү йөзеннән оештырылган хәйрия концертында татар эстрадасы артистлары катнашачак.

Җырчылар ИлСаф, Сиринә Зәйнетдинова, Марат Галимов, Бәширә Насыйрова, Азат Тимершаех, Резеда Шәрәфиева, Рөстәм Асаев, Салават Миңнеханов – Гүзәлем, Илназ Гарипов, Винарис Илъегет, Фәрид Низамиев, Азалия Зиннәт, Ришат Фазлыйәхмәтов һәм Эльмира Сөләйманова кызчыкка ярдәм итәргә теләк белдергән.

Хәйрия концертына килеп сез матур тамаша карап кына калмыйсыз, шулай ук Регинага да ярдәм итәчәксез. Хәйрия концерты 17.30 сәгаттә башлана.

Регина Аптеевага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар:

Сбербанк картасы (Аптеев Ринат Арсеньевич – әтисе) 4276 6200 3653 5759
Сбербанк картасы (Аптеева Резеда Робертовна – әнисе) 5469 6200 1331 7563

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100