news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актерлар йортында Рәмис Нәҗмиевнең театр фоторәсемнәре күргәзмәсе ачыла

Күргәзмәгә авторның Татарстан, Россия һәм чит ил театрлары спектакльләренең фоторәсемнәре куела.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында театр фоторәссамы Рәмис Нәҗмиевнең фотокүргәзмәсе ачыла. Бу хакта Актерлар йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмәгә авторның Татарстан, Россия һәм чит илләрдәге театрлар спектакльләренең фоторәсемнәре куела. 

Мәгълүмат өчен. Рәмис Нәҗмиев - фотохәбәрче, кинорежиссер. "Сәхнә" журналының фотографы, Казан яшь тамашачы театры белән хезмәттәшлек итә. Казанда һәм республикада уздырылган театр фестивальләренең, бөтен спектакльләр премьераларының тулы фотоархивын туплаган.

Исегезгә төшерәбез: күргәзмә 18 декабрьдә 17.00 сәгатьтә ачыла. 

news_right_1
news_right_2
news_bot