Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актерлар йортында Г.Тукай исемендәге Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсы узачак
Бәйгедә Кытай, Төркия, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм башка илләрдән дә катнашучылар бар.
(Казан, 13 апрель, "Татар-информ"). 16-18 апрель көннәрендә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында VIII Г.Тукай исемендәге Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсы узачак. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Быел иҗади бәйге “Ана – бөек исем” дигән темага багышлана. Конкурска Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 350дән артык гариза алынган. Бәйгедә Кытай, Төркия, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм башка илләрдән дә катнашучылар бар.
Жюри составына ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, РФның атказанган, ТРның халык артисткасы Наилә Гәрәева, РФның атказанган, ТРның халык артисткасы, профессор Эльмира Хамматова, ТРның атказанган артисты Инсаф Абдуллин, “Федераль татар милли-мохтарияте” иҗтимагый оешмасы советы аппараты җитәкчесе Миләүшә Шәрипова, Казан театр училищесы педагог-режиссеры Марсель Мәхмүтов, сценарист, Казан театр училищесы педагогы Ләйлә Сәләхетдиновалар кергән.
Жюри рәисе РФ һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты, Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Фәрит Бинчәнтәев.
Конкурсны ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Театр эшлеклеләре берлеге, Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте гамәлгә куйган.
Конкурс 16,17, 18 апрель көннәрендә 9.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр үтәчәк, 20 апрель көнне 13.00 сәгатьтә Актерлар йорты сәхнәсендә гала-концерт белән тәмамланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз