news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актерлар йортында «МоңСара» мәдәни-мәгърифәти атналыгы уза

Актерлар йортында «МоңСара» мәдәни-мәгърифәти атналыгы уза
Фото: ТР Мәдәният министрлыгы

26-31 октябрьдә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында «МоңСара» мәдәни-мәгърифәти атналыгы уза. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.

«МоңСара» атналыгы Сара Садыйкова тууына 120 ел тулу уңаеннан оештырыла.

29 октябрьдә 18.00 сәгатьтә «Ил кызы» концерты була. Нәҗиб Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе студентлары катнашачак. Студиянең җитәкчесе – профессор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Җаппарова.

Катнашу өчен теркәлү сорала.

30 октябрьдә 18.30 сәгатьтә «Йөрәктә җыр белән: Сара Садыйкованың тормыш һәм иҗат юлы» лекциясе узачак.

Катнашу өчен теркәлү сорала.

Шулай ук атна дәвамында күргәзмәләр эшләячәк:

«Мәңгелеккә…» китап күргәзмәсе;

Россия сәнгать академиясе академигы Фиринат Халиковның иҗади остаханәсенең Сара Садыйкованың 120 еллыгына багышланган сәнгать күргәзмәсе.

Әлеге проект Актерлар йорты өчен аеруча мөһим, чөнки Сара Садыйкова Актерлар йортының сәхнәсен бик яраткан, биредә күп еллар чыгыш ясаган. Ә инде 1986 елның мартында аның Актерлар йортында соңгы концерты узган.

Керү бушлай, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot