news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актер Сергей Безруков Буа районына киләчәк

Буага артистның килүе 24 майга планлаштырылган.

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”). “Буа: турыдан-туры сөйләшү киңлегендә” халыкара фестивале кысаларында актер Сергей Безруков Буа районында булачак. Бу хакта Буа районы сайты хәбәр итә.

Сергей Безруков драма театры һәм кино актеры, театр режиссеры, продюсер, сценарий язучы. Буага артистның сәфәре 24 майга планлаштырылган.

Бүгенге көндә Буа дәүләт драма театры – шәһәрнең һәм республиканың бер мәдәният үзәге булып тора. Труппа актив гастрольләр эшчәнлеге алып бара.

Узган ел Буа дәүләт драма театры “Кече шәһәрләр театрлары” проектын үстерүгә биш миллион сум акча алды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100