Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актер Рузил Миңнекәев Казанда көрәш буенча мастер класста катнашкан
Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда танылган актер Рузил Миңнекәев катнашында көрәш буенча мастер класс узган. Анда Россия театр һәм кино актеры Рузил Миңнекәев һәм көрәш буенча күп тапкырлар дөнья чемпионы, атказанган спорт мастеры Алексей Абрамов катнашкан. Бу хакта Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте яза.
Туган шәһәре Нурлатта яшәгән вакытта Рузил Миңнекәев милли көрәш белән җиде ел шөгыльләнгән. «7 ел көрәштем», – дип белдергән ул очрашуга килгән яшь спортчыларга.
«Тренировка барышында актер көрәштә үзенең осталыгын күрсәтте һәм спорт аша мәдәни мирасны саклауның мөһимлеген ассызыклап, катнашучыларга үз тәҗрибәсе турында сөйләде. Алексей Абрамов, үз чиратында, мастер-класс үткәрде, көрәш техникасы һәм ярышларга әзерләнү серләре белән бүлеште», – диелә хәбәрдә.
Фото: © Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз