news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актер Михаил Державин вафат

Россиянең халык артисты, сатира театры актеры Михаил Державин вафат.

(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ"). Россиянең халык артисты, сатира театрының иң олы актерларыннан берсе Михаил Державин вафат. Аңа 81 яшь иде. Актерның вафаты турында "РИА Новости" хәбәр итә.

"Озак вакыт авырганнан соң, Россиянең халык артисты Михаил Державин вафат", - дип театр вәкиле агентлыкка җиткергән.

Күренекле актерны кайда җирләячәкләре соңыннан билгеле булачак.

Михаил Державин — театр һәм кино актеры, РСФСРның халык артисты.

1936 елның 15 июнендә Мәскәүдә Вахтангов исемендәге театр актеры Михаил Степанович Державин гаиләсендә туган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100