news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актер Леонид Куравлев вафат

Куравлев тамашачыларга «Афоня», «Иван Васильевич меняет профессию», «Место встречи изменить нельзя», «Самая обаятельная и привлекательная», «Золотой теленок» кебек фильмнар буенча таныш.

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). РСФСРның халык артисты Леонид Куравлев 85 яшендә вафат булган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы аның улына сылтама белән хәбәр итә.

Гыйнвар башыннан бирле актер Коммунаркадагы 40нчы хастаханәдә пневмониядән дәваланган. 6 һәм 9 гыйнварда коронавируска ясаткан тестлары тискәре нәтиҗә күрсәткән. Шул ук вакытта, аның температурасы күтәрелгән, ә сатурациясе 89,6 процент күрсәткеченнән төшмәгән.

Соңрак аның ашказанына операция ясаганнар.

Совет һәм Россия актеры Куравлев тамашачыларга «Афоня», «Иван Васильевич меняет профессию», «Место встречи изменить нельзя», «Самая обаятельная и привлекательная», «Золотой теленок» кебек фильмнар буенча таныш.

news_right_1
news_right_2
news_bot