news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Актер Константин Хабенский Казанда театр студиясе ачмакчы
Анда Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург актерлары укытачак
Скопировать ссылку
(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”). Бүген Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры (МХТ) актеры Константин Хабенский быел Казан мәктәпләренең берсендә театр студиясен ачачак, дип раслады. Әлегә анда кече һәм өлкән класс укучыларыннан торган 2 секция оештырыла.
Узган ел ахырында актер Казан мэры белән мәктәп балалары өчен иҗат студияләре ачу проекты буенча фикер алышкан иде. К.Хабенский игълан иткәнчә, мәсьәләне хәл итүдә алар бердәм карарга килгәннәр. “Проект идеясе күптән яшәсә дә, ләкин нәкъ менә Казанда безне ишетеп, безнең барлык тәкъдимнәргә җавап бирделәр, эшне монда башлавыбыз да шуның белән аңлатыла”, - ди актер үзе. Аның фикеренчә, проекты тулысынча театраль, һөнәри актерлар әзерли торган мәктәп-студия дип булмый. Барыннан да элек – проектны гамәлгә ашыру кысаларында Казан укучылары үзләренең иҗади мөмкинлекләрен ачу, хисчәнлек сыйфатларын саклау мөмкинлеге алачак һәм анда Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург актерлары укытачак. К.Хабенский сүзләренчә, кайсы уку йортында болар оештырыласын Казан ягы хәл итә.
Казан мэриясеннән алынган мәгълүмат буенча, мэр әлегә андый студиянең кайсы мәктәптә урнашачагын төгәл генә әйтә алмый. “Минем өчен иң мөһиме – Россия беренче тапкыр буларак андый мәктәпнең Казанда ачылуы”, - дип белдерә Илсур Метшин. Киләчәктә К.Хабенский студияләре шәһәрнең берничә уку йортында ачылу мөмкинлеге дә күздә тотыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot