news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актер Фәрһад Мөхәммәтҗанов «Ядәч! Исемдә!» спектаклендә соңгы тапкыр уйнаячак

Актер Фәрһад Мөхәммәтҗанов «Ядәч! Исемдә!» спектаклендә соңгы тапкыр уйнаячак
Абдул Фархан

22 августта Кәрим Тинчурин театрында «Ядәч! Исемдә!» спектакле Фәрһад Мөхәммәтҗанов катнашында соңгы мәртәбә куела.

«Август аенда Тинчурин театры яшь актерының МХАТ мәктәбе-студиясенә укырга керүе билгеле булды. Фәрһад Мөхәммәтҗанов Игорь Золотовицкий и Сергей Земцов курсында белем алачак», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Шулай итеп, татар театрының һәм киносының кабынып килүче йолдызы Фәрһад Мөхәммәтҗанов Казаннан да, Тинчурин театрыннан да китә.

«Шулай да Фәрһад Казан белән бөтенләйгә саубуллашырга җыенмый. Аның белем алгач, Казанга кире кайту уе да юк түгел. Ә хәзергә ул яраткан тамашачыларын «Ядәч! Исемдә!» спектакленә килеп, аның белән саубуллашырга, изге теләк теләп калырга чакыра», - ди Тинчурин театры җитәкчелеге.

  • Фәрһад Мөхәммәтҗанов Казан Театр училищесын тәмамлаган. Кәрим Тинчурин театрында 2021 елның көзеннән эшли башлады. Венгрия режиссеры Сәрдәр Таһировский куйган «Ядәч! Исемдә!», Туфан Имаметдиновның «Асылкош» спектакльләрендә баш рольләрне башкарды. 2022 елда «Ядәч! Исемдә!» спектаклендәге Сәрдәр роле өчен «Дебют» номинациясендә «Тантана» премиясенә лаек булды.
  • Фәрһад Мөхәммәтҗанов шулай ук тамашачыларга «Рәхәт яшибез!», «Бер-бер хәл» сериаллары аша яхшы таныш.
news_right_1
news_right_2
news_bot