news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актер Безруков Путинга Чаллы курчак театрындагы проблемалар хакында сөйләде

Путин Мәдәният министрлыгына балалар театрларындагы проблемалар һәм аларны хәл итү алымнары буенча үзе өчен аерым документ әзерләргә йөкләмә бирде.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Актер Сергей Безруков РФ Президенты Владимир Путинга Чаллы курчак театры мисалында балалар театрларын борчыган проблемалар хакында сөйләде.

Артист сәнгать өлкәсендә талантлы яшьләрне эзләү, аларга ярдәм күрсәтү һәм һөнәри әзерләү мәсьәләләре буенча Хөкүмәт киңәшмәсендә «Театр – балаларга» проекты турында доклад белән чыгыш ясады, дип хәбәр итә Россия Президентының матбугат хезмәте.

Путин РФ мәдәният министры Владимир Мединскийга вәзгыятькә аңлатма бирергә кушты.

Мәдәният ел саен балалар театрларына министрлыктан 220 миллион сум акча бүлеп бирелүен әйтте.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Путин Мединскийга балалар театрларындагы проблемалар һәм аларны хәл итү алымнары буенча үзе өчен аерым документ әзерләргә йөкләмә бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100