news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Акташ мәктәбендә Сугыш даны музее эшли

Монда дарысы алынган гранаталар, батырлар хатлары бар

 (Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”). Акташ мәктәбендә Сугыш даны музее эшли. Әлеге музей хәзер яңартылып, җирле депутатлар тарафыннан яклау тапкан.

Беренче карашка гади генә тоелган мәктәп музеенда сугыш кораллары, дарысы алынган гранаталар, Акташ авылынын Бөек Ватан сугышында катнашкан батырларның чып-чын хатлары саклана. Биредә шулай ук сугыш чорыннан ук сакланып калган ипи телемен дә күрергә була, дип яза Азнакай җирле газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot