news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныштан хәрбиләргә гуманитар ярдәм җибәрделәр

Актаныштан хәрбиләргә гуманитар ярдәм җибәрделәр
Фото: Ләйсән Газизова тәкъдим итте

10 октябрьдә Актаныш районыннан Донецк юнәлешендәге 1232 полкка чираттагы гуманитар ярдәм партиясе җибәрделәр. Волонтерлар автомобильләргә күчтәнәчләр тутырылган тартмалар, беренче чиратта кирәк-яраклар һәм корал урнаштырган. Шулай ук маскировка челтәрләре, саклагыч юрганнар, окоп шәмнәре һәм мичләр дә бар.

Искәртеп үтик, сентябрь уртасында Актанышның «Без бергә» хәйрия фонды директоры Лилия Гикрамина абыйсы Ленар Тимергалиев белән бергә Курск юнәлешендә хәрби бурыч үтәүче якташларга гуманитар ярдәм илткән иде. Егетләрнең барысы да кече ватаннарыннан күчтәнәч алды һәм һәр һәр посылкага күңел җылысы кушып җыйган Актаныш халкына ихлас рәхмәт белдерде.

«Хәзер хәрбиләрнең мөрәҗәгатьләре әкренләп үзгәрә. Әгәр элек башлыча азык-төлек һәм беренче чиратта кирәк-ярак булса, хәзер исә, техник ярдәм өстенлектә. Егетләр үтенече буенча ике машина алынды: берсен Ринат Касыймовка, икенчесен Айнур Әминовка тапшырабыз. Шула итеп, бер «Нива» Курск юнәлешенә, ә «Шевроле Нива» Донецк юнәлешенә китә», – дип сөйләде Лилия Гикрамина.

Лилия Гикрамина сүзләренчә, хәзер хәрбиләр радарлар, дрон детекторлары, прицеллар һәм иминлекне арттыра торган башка техник чараларны күбрәк сорый. Чаллыда гуманитар йөкне Донецк юнәлешендә хезмәт итүче хәрбиләр каршы алачак. Ялга киткәндә алар һәр посылканы адресатына тапшырачак.

Фонд волонтеры Фирдания Нуруллина сүзләренчә, барлык җибәрүләр һәм илтеп тапшырулар видеога төшерелә, ә хисаплар «Без бергә» фондының телеграм-каналына куела.

news_right_1
news_right_2
news_bot