Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныштан Фәндия Гайнанова «Питрау» турында: Керәшеннәрнең җыр-биюләрен яратып карадым
Мамадыш районының Җөри авылындагы Тырлау аланында 27нче мәртәбә булган Питрау бәйрәменә Татарстан районнарыннан килүче тамашачылар да бар иде. Актаныш үзәк китапханәсенең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фәндия Гайнанова да керәшен мәдәнияте фестивале турында фикерен белдерде.
«Бик күптәннән Питрау бәйрәмен күрәсем килә иде. Ниһаять, Аллаһы Тәгалә шушы искитмәле бәйрәмне күрергә насыйп итте. Актаныштан ике автобус белән бардык. Районның төрле өлкәләрендә эшләүчеләр белән юлдашлар булып, бергәләп аралашып килдек. Үзем керәшен халкын бик нык хөрмәт итәм. Аларның матур-матур җыр-биюләрен, дәртле такмакларын яратып карыйм. Һәм үзем дә яшьлектә смотрларда керәшен биюләрен башкарган кеше буларак та хәрәкәтләрен, осталыкларын күзәтәм. Мине иң беренче чиратта, Питрауның прологындагы Гөргөри дәдәйнең батырлыгын шоу-тамаша итеп күрсәтүләре таң калдырды», – диде ул.

Әңгәмәдәш шулай ук Питрауның программасы ватанпәрвәрлек рухында булуын ассызыклады.

«Прологта күрсәтелгән Гөргөри дәдәйнең каһарманлыгы – яшь, киләчәк буыннарга бик матур тамаша итеп тәкъдим ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның чыгышы да истә калырлык булды. Бик матур оештырылган соклангыч бәйрәмне тамаша кылып кайттык. Керәшен мәдәниятен бөтен тулылыгында күрсәткән ишегалларында авыллардан килгән фольклор коллективларының чыгышлары да ошады. Кичке уеннар, «Димче почмагы» да кызыклы оештырылган иде. Мәйданчыклар шулкадәр күп иде. Һәркайсында булып, мохитен тоясы килде», – диде ул.
Чара бер сәхнәдә Татарстанның 21 районыннан һәм Россиянең 4 төбәгеннән (Чиләбе һәм Самара өлкәләре, Башкортстан Республикасы, Удмуртия Республикасы) 50дән артык фольклор коллективын җыйды.
«Оештыручыларга рәхмәт әйтәсем килә. Күпме көч, вакыт сарыф ителгән. Мин үзем дә мәдәният тармагы өчен җан атып хезмәт куючы буларак бик яхшы аңлыйм. Бер генә чыгыш өчен дә ничә айлар, көннәр репетицияләр барганын беләм. Шундый зур дәрәҗәле бәйрәм тамашасы өчен Мамадыш районы халкына рәхмәт яусын», – диде Фәндия Гайнанова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз