Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныштан алгы сызыкка техника, маскировка челтәре һәм «Нива» автомобиле җибәрделәр
«Актаныш хәрәкәте» волонтерлары махсус хәрби операция зонасында булган якташларына чираттагы гуманитар йөк җибәрде. Бу юлы ярдәм әзерләү кыска вакыт эчендә узды, шуңа күрә кирәкле әйберләрне җыю аеруча оперативлык һәм бердәмлек таләп итте.
Волонтер Илина Арысланова билгеләп үткәнчә, мондый күләмдә ярдәмне битараф булмаган халык, эшмәкәрләр һәм хәйриячеләр белән җыя алганнар.
Актаныш район башлыгының мобилизация буенча ярдәмчесе Нәсим Заһертдинов, махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбинең әтисе Айрат Арысланов, шулай ук җирле предприятие җитәкчеләре һәм «Өмет-Ышаныч» төркеме активистлары сизелерлек ярдәм күрсәттеләр.
Сугышчыларның гаризалары буенча төп басымны техник һәм төзелеш материалларына ясадылар. Алгы сызыкка бензопилалар, шуруповертлар, дрельләр, лобзиклар, көрәкләр һәм полиэтилен пленка җибәргәннәр. Моннан тыш, гуманитар йөк составына эчә торган су, чәй, чәкчәк һәм хәрбиләр өчен индивидуаль аптечкалар кергән.
Ярдәм җыюда Актаныш районы, Яр Чаллы һәм күрше муниципалитетларда яшәүчеләр катнашты. Җиде хәрби хезмәткәр өчен махсус антидрон пончо әзерләнгән, шулай ук азык-төлек һәм кирәкле әйберләр җибәрелгән.
Махсус хәрби операция ветераны Илсур Гыйзамовның улы өчен әзерләгән «Нива» автомобилен дә алгы сызыкка озаттылар.
Волонтерлар маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре ясау һәм сугышчылар өчен беренче кирәк-ярак әйберләрен җыю белән шөгыльләнүләрен дәвам итәчәкләрен ассызыкладылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз