Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныштагы «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе «Казан утлары» журналы белән очраша

«Татмедиа» АҖ «Актаныш-информ» филиалында җәмәгать тәртибендә эшләп килүче Суфиян Поварисов исемендәге «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе вәкилләре «Казан утлары» журналы хезмәткәрләре белән очрашак. Очрашу 26 июньгә планлаштырылган.
«Бу – «Казан утлары» инициативасы белән уза торган презентация чарасы. Берләшмә әгъзаларының берәр шигырен «Казан утлары»на җибәргән идем. 17 иҗатчыныкы басылып чыккан. Шул уңайдан журнал хезмәткәрләре безгә килеп чыгыш ясыйлар. Шигырьләре чыкканнарга журнал бүләк итәчәкләр», — диде Лилия Гыйлем.
Шулай ук әңгәмәдәш әлеге очрашуның районның «Яшьлек» үзәгендә дәвам итәчәген белдерде һәм максатлары турында ассызыклап үтте.
«Иҗатыбызда — илне, телне саклауны һәрдаим исбатлау, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү һәм патриотик темаларга багышланган шигырьләр ижат итү. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Ватанны саклаучылар елын үзебезнең иҗатта яктырту. Алай гына түгел махсус хәрби операциядә катнашкан якташларга ярдәм итеп, шушы басылган шигырьләрнең гонорарын җиңү файдасына күчерү. Ниятебез изге, максатка ирешергә язсын», — диде берләшмә җитәкчесе.
Чара вакытында шулай ук берләшмәнең гимны яңгыраячак.
- «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсенең 65 елдан артык тарихы бар. Ул «Актаныш-информ» мәгълүмәт үзәгенең «Актаныш таңнары» иҗтимагый-сәяси газетасы каршында эшчәнлеген алып бара. «Татар-информ» һәм «Интертат» журналисты Юлай Низаев та 2022 елдан әлеге әдәби берләшмә әгъзасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз