news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта зур әдәби бәйрәм узды

Актаныш үзәк балалар китапханәсе «Татарстанда җәй» проекты кысаларында китап укучы гаиләләрне һәм мәктәп яны лагерында ял итүче балаларны берләштергән әдәби-интеллектуаль бәйрәм үткәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәмдә катнашучылар биш иҗади тукталышта белемнәрен сынады, бергәләп уеннар уйнады һәм китап укуның гаилә кыйммәтләрен ныгытудагы әһәмиятен тагын бер кат раслады.

Чараның төп кунаклары – китапханәнең иң актив укучылары: күп балалы китапханә дуслары Солтановлар, иң еш китапханәгә йөрүче Исламовлар, иң күп китап укучы Ситдыйковлар, тәрбия темасына багышланган әдәбиятка аеруча зур игътибар бирүче Мансуровлар гаиләләре, шулай Актаныштагы 2нче урта мәктәпнең мәктәп яны лагерында ял итүче балалар булды.

Очрашу җылы танышу һәм бер-береңне сәламләү белән башланып китте. Аннан соң катнашучылар «5 тукталышта калдырылган» дип аталган интеллектуаль-иҗади маршрут буенча сәяхәткә кузгалды. Лагерь балалары һәр этапта гаиләләргә көч-дәрт өстәп, алар өчен иң актив җанатарларга әверелде.

Беренче тукталыш – «Әдәби эрудит» – татар әдәбиятына багышланды. Гаиләләр авторлар һәм аларның әсәрләре буенча сорауларга җавап биреп, үз белемнәрен күрсәтте.

«Әдәби детектив» тукталышында катнашучылар сүзләр буталчыгыннан гаилә турында тирән мәгънәле цитаталар төзеде, логик фикерләү һәм игътибарлы булуларын сынады.

Өченче этап – «Китап курьерлары» – иң кызыклы һәм иҗади биремнәрнең берсе булды. Гаиләләр үзләренең яраткан китапларын тәкъдим итеп, аларны ни өчен укырга кирәклеген сөйләде һәм башкаларга уку өчен яңа әсәрләр тәкъдим итте.

«Мәкальләр йомгагы» тукталышында катнашучылар башы һәм ахыры буталган татар халык мәкальләрен дөрес итеп тоташтырды, халык иҗаты буенча белемнәрен ныгытты.

news_right_1
news_right_2
news_bot