news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта юкка чыккан авылларның Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәйкәл ачылды

Актанышта юкка чыккан авылларның Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәйкәл ачылды
Фото: http://aktanysh-rt.ru/

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар Актаныш районында дәвам итә. Татар Ямалы җирлегендә тарихи вакыйга булды. Иске Семиостров авыл советына кергән Иске Семиостров (Өшәр), Яңа Семиостров (Чиялек), Луговая, Чирәм Колак, Каенлы Җилән, Дүртөйле, Наплава авыллары истәлегенә һәм ил азатлыгы өчен көрәшкән ветераннар исеменә һәйкәл ачылды. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Бу авыллар Түбән Кама су саклагычы төзелү сәбәпле, су басу ихтималы белән күчерелә. Авыллар юкка чыга... Ләкин, һәр кеше өчен туган нигезе кадерле. Читтә яшәгән һәм Актаныш районында төпләнеп калган халык авылның хәтерен саклар өчен һәйкәл куюны хуплыйлар һәм акча җыеп чыгымын күтәрделәр.

Әлеге һәйкәл Дербёшкада эшләнеп, 1970 елда Өшәр авылына куела. 1985 елда Татар Ямалысы авылына алып барып куела. Соңгы елларда яңа һәйкәл ачылу сәбәпле, бу һәйкәлне авыл утарына урнаштыралар.

Өшәр егете Дәвир Галиев һәйкәлне туган авылына кайтару хыялы белән яши башлый. Бу зур эшне башкарып чыгарга ярдәмгә Иске Семиостров авыл советына караган Чиялек оныгы Ализә Хурамшинаны чакыра. Ул авыл яшьләренә таянып эшли башлый һәм бер дә ялгышмый. Һәйкәлне реставрацияләү һәм урнаштыруда 16 яшь кеше һәм якынча 15 өлкән кеше көчләрен куя.

news_right_1
news_right_2
news_bot