news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта юбиляр укытучыларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар

Актанышта юбиляр укытучыларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар
Фото: https://aktanysh-rt.ru

Укуытучылар көнендә юбиляр тәрбиячеләрне һәм укытучыларны тәбрикләделәр. Актаныш районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова педагогларны котлап, истәлекле бүләкләр тапшырды. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Узган уку елында үзенең күркәм юбилейларын каршы алган укытучылар һәм тәрбиячеләр:

Әхтәмова Гөлнара Илгиз кызы - Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Закирова Фәнзия Рәвис кызы - гомуми үсеш бирүче 3 нче балалар бакчасы тәрбиячесе;

Борһанова Гөлшат Дамир кызы - аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Белоусова Илиза Фәнис кызы - аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;

Белоусова Мәүлидә Идрис кызы - аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;

Моталлапова Энҗе Зәет кызы - аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы;

Ханнанова Зөлфия Зөфәрҗан кызы - аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы;

Шәемова Альбина Мөбәрәк кызы - Таклалачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;

Аскарова Рәмилә Ситдыйк кызы – Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең химия һәм биология укытучысы;

Даутова Алсу Камил кызы - 1 нче Актаныш урта мәктәбенең башлангыч класс укытучысы;

Камалова Илүзә Сәгыйт кызы - 1 нче Актаныш урта мәктәбенең башлангыч класс укытучысы;

Шамсутдинова Фәридә Рафик кызы - 1 нче Актаныш урта мәктәбенең математика укытучысы;

Шәрифҗанова Диләрә Мәгъсүм кызы - Киров урта мәктәбенең башлангыч класс укытучысы;

Гәрәев Наил Назиф улы – Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбенең физик культура һәм җәмгыять белеме укытучысы;

Халикова Илиза Нәсих кызы - Татар Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбенең химия, биология укытучысы;

Шәгъзамова Энҗе Фирдәвес кызы - сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның рус теле һәм әдәбияты укытучысы;

Рахимова Алмазия Тәминдар кызы - Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбенең география укытучысы;

Галиуллин Алмаз Назыйм улы - Пучы урта мәктәбенең физик культура, җәмгыять белеме, технология фәннәре укытучысы;

Хәйбрахманова Ләйлә Зөфәр кызы - Пучы урта мәктәбенең башлангыч класс укытучысы;

Садртдинов Радик Рәсүл улы - Актаныш технология техникумының укыту һәм производствага өйрәтү эшләре буенча директор урынбасары.

news_right_1
news_right_2
news_bot