news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта яшәүчегә торак шартларын яхшыртуга федераль бюджеттан ярдәм күрсәтелде

Актанышта яшәүчегә торак шартларын яхшыртуга федераль бюджеттан ярдәм күрсәтелде
Фото: https://aktanysh.tatarstan.ru/

Бөек Ватан сугышы ветераннары, аларның мөмкинлекләре чикле балаларына дәүләт тарафыннан төрле ярдәмнәр каралган. Актаныш районы Тыңламас авылында яшәүче Дилбәрия Мансуровага да торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак федераль бюджеттан ярдәм күрсәтелде. Бу хакта Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр ителә.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Дилбәрия ханымга торак шартларын яхшырту өчен дәүләт тарафыннан бирелгән сертификатны тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot