news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта яшәүче тыл хезмәтчәне хәрбиләргә трактор тапшырган

Актанышта яшәүче тыл хезмәтчәне хәрбиләргә трактор тапшырган

Актаныш районында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче «Без бергә» фондына кушылучы битараф булмаган кешеләр саны көннән-көн арта. Шуларның берсе – Киров авылында яшәүче 86 яшьлек тыл хезмәтчәне, Ленин ордены кавалеры Дөлфирә Каһирова.

Ул күптән түгел фонд аша 1453нче полк хәрбиләренә «Урал» мотоциклын җибәргән булган. Хәзер Дөлфирә Бариевна мәрхүм ире Шамилнең ЮМЗ тракторын бирергә карар кылган.

Башта техниканы турыдан-туры махсус операция зонасына җибәрергә уйлаганнар. Аннары тракторны сатып, акчасын хәрбиләрнең иң кирәкле ихтыяҗларына юнәлтергә булганнар.

«Трактор эшли, димәк ул кемгәдер файда китерәчәк. Шуңа күрә аны сатып, акчасын егетләргә җибәрергә булдык», – дип аңлатты Дөлфирә апа.

«Егетләребез генә җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтсын. Иң мөһиме шул», – ди ул.

Материал Ләйсән Газизова катнашында әзерләнде

news_right_1
news_right_2
news_bot