news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта яшәүче күп балалы ана Илиза Тимирова «Ана даны» медаленә лаек булды

Актанышта яшәүче күп балалы ана Илиза Тимирова «Ана даны» медаленә лаек булды
Фото: http://aktanysh-rt.ru

Бүген 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика районнарыннан килгән күп балалы сигез анага «Ана даны» медален тапшырды. Алар арасында Актаныштан күп балалы ана Илиза Тимирова да бар. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Ул биш балага гомер биргән игелекле ана. Ире Рузил белән, кыз, улларына (икесе игезәк кыз) күркәм тәрбия биреп, ислам дине кануннары буенча яшәүче матур гаилә.

Тимировлар икесе дә Актанышның икенче мәктәбендә эшли - Илиза лаборант, Рузил физкультура укытучысы.

«Илиза Марат кызын «Ана даны» медале белән бүләкләнүе уңаеннан чын күңелдән котлыйбыз. Гаиләгез имин һәм матур булсын, сезгә саулык-сәламәтлек, зур уңышлар, тынычлык телибез», - диелгән хәбрәдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100