news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта яшь юл хәрәкәте инспекторлары хәрби якташларына хат язган

Актанышта яшь юл хәрәкәте инспекторлары хәрби якташларына хат язган
Фото: http://aktanysh-rt.ru/

Актанышның 2нче мәктәбе укучылары, аерым алганда, яшь юл хәрәкәте инспекторлары бүгенге сыйныф сәгатендә махсус хәрби операциядәге якташларына атап хат язды. Бу хакта «Актаныш таңнары» хәбәр итә.

Бу хатлар балалар күңелендәге рәхмәт хисләре белән сугарылган. Укучылар хатларда хәрбиләрнең Бөек Ватан сугышы чорында немец илбасарлары белән көрәшкән ата-бабаларыбызның эзен дәвам итүләре белән горурланулары турында язган. Хатлар якташларының исән-сау туган ягыбызга әйләнеп кайтуларын теләү белән тәмамланган. Сүз-теләкләрне укучылар рәсемнәр аша да сурәтләгән.

Фото: http://aktanysh-rt.ru/

news_right_1
news_right_2
news_bot