news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта янгын сагы хезмәте өчен яңа бина төзеләчәк

2025 елда Актанышта күпсанлы төзелешләр көтелә. Шуларның берсе - «Сугаз» оешмасы янында 103 нче санлы янгын сагы хезмәте өчен яңа бина салыначак. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән янгын сүндерү хезмәткәрләренең эш шартларын яхшыртуга зур мөмкинлекләр ачыла. Заманча шартлар тудырылган, бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек итеп җиһазландырылган яңа бина 2025 елның август аенда үз ишекләрен ачар дип планлаштырыла.

103нче янгын сүндерү бүлеге «Сугаз» оешмасы янында булачак.

Хәзерге вакытта районның 103нче янгын частендә 42 кеше эшли, шулай ук штатны 6 хезмәткәргә арттыру мөмкинлеге бар. Иске Байсар, Татар Суыксуы һәм Әнәк авылларында 11 хезмәткәрдән торган подразделение эшли. Моннан тыш, районда махсус техникалары булган 21 ирекле янгын берләшмәсе бар, алар җирле халыкка ярдәм итә.

2024 елда 35 янгын очрагы теркәлде, алар арасында М-7 трассасында фураларның януы кебек фаҗигале хәлләр дә булу янгыннар санын арттырды. Янгын сүндерүчеләр мондый гадәттән тыш хәлләрдә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Район халкының ярдәме янгын иминлеген тәэмин итүдә һәм янгыннарны булдырмауда мөһим роль уйный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100