news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта хоккей командасын Россия-Беларусь спартакиадасында җиңүе белән котладылар

Актанышта  хоккей командасын Россия-Беларусь спартакиадасында җиңүе белән котладылар
Фото: https://aktanysh-rt.ru

Актанышның «Лачын» хоккей командасы 9-14 октябрьдә Волгоград шәһәрендә мәктәп укучылары арасында уза торган «Олимпия өметләре» Союздаш дәүләт спартакиадасында катнашып бронза медальгә лаек булды. Аларны район җитәкчелеге, яшь хоккейчыларның сыйныфташлары, әти-әниләре район хакимияте каршында тантаналы төстә каршы алды. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова хәбәр итә.

«Алдынгылар хәрәкәте»нең район берлеге лидерлары автобустан килеп туктауга хоккейчыларны дәртле флешмоб белән каршылады. Россия, Татарстан әләмнәрен, төсле шарлар тоткан яшьләр спортчыларга хөрмәтләрен, зурлауларын шулай белдерде.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов үзенең котлау сәламендә БРИКС саммиты алдыннан «Лачын» командасының җиңүе Россияне, Татарстанны, Актанышны танытуы, спортта да, башка өлкәдә дә көчле икәнлеген күрсәтә дип билгеләп узды.

Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова да спортчыларны казанышлары белән кайнар котлады. «Лачын» спорт мәктәбе директоры Рамил Галиев хоккейчыларның мөмкинлекләренең тагы да зур булуын, шуңа күрә тагы да зуррак уңышларга ирешерлек потенциллары барлыгын әйтте.

Тиздән егетләрне яңа сынау көтә - «Лачын» хоккей командасы Ессентуки шәһәрендә узачак мәртәбәле ярышларга җыена.

Команданың Татарстан, Россия, хәтта күрше дәүләтләр командалары белән көрәшерлек дәрәҗәдә үстергән тренер Риф Нурмиев егетләрнең уеныннан канәгать. Ул хоккейчыларга киләчәктә дә уңышлар теләде, әти-әниләрнең ярдәменә рәхмәт әйтте.

Тантаналы очрашу, үзара котлашу, истәлеккә фотога төшүләр белән тәмамланды.

Фото: © https://aktanysh-rt.ru

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100