Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта хәрбинең улына мәктәпкә җыенырга ярдәм иттеләр
Татарстанда, шул исәптән Актаныш районында «Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» акциясе башланып китте. Инде беренче ярдәм кулы сузучылар да бар. Иске Байсар авылы егете, махсус хәрби операциядә неонацизмга каршы көрәшүче Ирек Бәйрәмовның улы Радмирга мәктәп кирәк-яраклары тапшырдылар. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
«Мәктәпкә әзерләнергә булыш!» акциясенә Иске Байсар авыл җирлегендәге барлык оешма-предприятиеләр кушылды. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк яу кырына киткән Ирек Бәйрәмовның улы Радмир авылдашлары ярдәме белән мәктәп кирәк-яракларына ия булды. Радмир яңа уку елында мәктәпкә өр-яңа костюмнан, галстуктан барачак.
Иске Байсарның горурлыгы, районның батыры Ирек Бәйрәмов өч бала әтисе. Тормыш иптәше Регина белән Адилә, Радмир, Ясминә исемле ул-кызлар үстерәләр. Олы кызлары Ясминә быел технология техникумына укырга керде. Радмир 4нче класска бара. Ясминә әле балалар бакчасына йөри.
Радмирны мәктәптә сыйныфташлары, дуслары, укытучылар да бик ярата. Егет яхшы укый, спорт бн шөгыльләнә, аеруча хоккей уенын үз итә. Киләчәктә әтисе кебек батыр, көчле, физик яктан сәламәт булып үсәргә тели.
Ирек үзе бик актив позицияле граждан, махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайтуга авылдашлары да аның белән күрешергә, аралашырга килеп җитә, мәктәпләргә, балалар бакчаларына яшь буын белән очрашуларга чакыралар. Өченче отпускасына кайтыр вакыт җиткәч кенә Ирек яраланып госпитальгә эләкте. Соңыннан авылга кайтып, гаиләсе янында, туган өендә сәламәтлеген ныгытты. Бүген Ирек Бәйрәмов кабат яу кырында.
Әлеге бүләкләрне Радмирга Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйров, мәктәп директоры Рамил Сәлахов тапшырды. Радмирның әнисе Регина барлык ярдәм күрсәтүчеләргә олы рәхмәтен белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз