news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта хәрбиләргә ярдәм итү өчен ярминкә оештырылды

Актанышта хәрбиләргә ярдәм итү  өчен ярминкә оештырылды
Фото: http://aktanysh-rt.ru

Актанышның 1нче мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен хәйрия ярминкәсе узды.Укучылар ясаган эшләнмәләрне беренче сатып алучылар - район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, социаль психологлар, мәктәп директорларының тәрбия эше буенча киңәшчеләре булды. Бу хакта «Актаныш» хәбәр итә.

«Ярдәм янәшә» хәйрия ярминкәсендә укучыларның һәм аларның ата-аналарының кул эшләре күргәзмәсе эшләде, фиточәй почмагы оештырылган иде.

Шулай ук ярминкә эше белән район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова танышып хәйрия эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Педагогларның әлеге мәктәпкә җыелуының сәбәбе ярминкә генә түгел иде. Биредә тәрбия эше өчен җавап бирүчеләр «Белем бирү оешмаларында хокук бозуларны кисәтү максатыннан кулланылучы нәтиҗәле тәрбия- профилактик формалар һәм алымнар» дигән мөһим темага сөйләште.

Мәктәпнең тәрбия эшләре буенча урынбасары Илназ Хөҗҗәтов махсус хәрби операциядәге райондашларга атап үткәрелгән хәйрия ярминкәләренең уку йортында дәвамлы оештырылуын билгеләп узды. Һәр ярминкәгә балалар әти-әниләре белән ясаган, үзләре иҗат иткән эшләнмәләре белән катнашты.

Әниләр көне дә якынлашуын исәпкә алып, кул эшләре буенча оста куллы әниләр бүгенге ярминкәдә балаларга мастер-класслар күрсәтте.

Мәктәптә макулатура җыю да оештырылган, аның да акчасы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм буларак тапышырылачак. Үзебезнең райондагы күпбалалы гаиләләргә, үзәк хастаханәдә дәваланучы балаларга исә канцелярия кирәк-яраклары җыю планлаштырыла.

Фото: http://aktanysh-rt.ru

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100