news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта хәрбиләргә ярдәм итү өчен концерт оештырылды

Актанышның «Без бергә!» концерт төркеме 2024 елда беренче чыгышын район мәдәният сараенда тәкъдим итте. Волонтер-артистларның 2023 елда старт алган хәйрия концертларын районның һәр җирлегендә көтеп алдылар. Тамашаларга сатылган билет акчалары махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм алуга тапшырылды. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараена «Без бергә!» концертын карарга килүчеләр билет алудан тыш хәйрия тартмасына да акчалата ярдәм салды. Барысы да махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына ярдәм өчен шәхси өлешен кертергә теләгән.

Быелгы тәүге концерт аеруча бай эчтәлекле булуы белән аерылып торды. Волонтер-артистлар белән бергә Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты, беренче һәм икенче санлы мәктәп, Пучы мәктәбе, балалар сәнгать мәктәбе укучылары, укытучылары чыгыш ясады.

Тамашачылар арасында вакытлыча ялга кайткан махсус хәрби операциядәге батырларыбыз да бар иде. Шул көнне генә туган ягыбызга кайтып җиткән Рөстәм Вәлиев концертны карарга гаиләсе - хатыны, кызы белән килгән иде.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, 2024 елның Россиядә Гаилә елы икәнен искәртеп, Вәлиевләр гаиләсенә уңышлар теләде. Ә район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхәев тагын өч хәрбине сәхнә түренә чакырып хөрмәтләде, район башлыгы Ленар Зарипов һәм барлык район халкы исеменнән батырларыбызга тирән рәхмәт хисләрен белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100