news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге 25 еллыгын билгеләп үтте

Актанышта халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге 25 еллыгын билгеләп үтте
Фото: © Ләйсән Газизова/ «Актаныш-информ»

Бүген Актанышта халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең 25 еллыгын билгеләп үтелде. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

1999 елның 23 августында «Игелек үзәге» ачылганнан бирле Актаныш районында күп кенә игелекле эшләр һәм үзгәрешләр шаһиты булдык.

Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан «Яшьлек» яшьләр үзәгендә иң яхшы һөнәр ияләрен хөрмәтләү узды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова барлык белгечләрне, ветераннарны бәйрәм белән котлады, авыр һәм җаваплы хезмәтләрендә уңышлар теләде.

Фото: © Ләйсән Газизова/ «Актаныш-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot