news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта ветераннарның туганнары «Җиңү капкалары» акциясендә катнашты

Актанышта ветераннарның туганнары  «Җиңү капкалары» акциясендә катнашты
Фото: https://aktanysh-rt.ru/

Актанышта «Үлемсез полк» йөреше быел да «Җиңү капкалары» акциясе форматында узды. Бөек Җиңү Байрагы беркетелгән бизәлгән автомобильләрне ветераннарның туганнары урамга, капка алларына чыгып каршылады. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

«Ватан сугышында катнашкан бабаларының портретларын тоткан авылдашларның йөзендә алар өчен горурлык хисләре балкый иде. Кайберәүләр Җиңү машиналарын илебез символлары - Россия, Татарстан әләмнәре, чәчәкләр, шарлар белән каршылады», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot