news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан филиалы җитәкчесе булды

Актанышта «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан филиалы җитәкчесе булды
Фото: Ләйсән Газизова

Бүген Актаныш районына эшлекле сәфәр белән «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина килде. Эш сәфәре кысаларында ул Актаныш районы хакимиятендә район башлыгы Ленар Зарипов, «Ватанны саклаучылар» фондының район социаль координаторы Ландыш Бариева, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре буенча эшлекле төркем әгъзалары белән очрашты. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Актаныш районы үзәк хастаханәсендә махсус хәрби операциядә яраланып кайткан солдатларны дәвалау өчен тудырылган шартларны карады. Соңыннан район һәм башкарма комитет җитәкчелеге, авыл җирлеге башлыклары белән эчтәлекле, төрле мәсьәләрне колачлаган киңәшмә, фикер алышу узды.

Бүген Актаныш районында туып-үскән батыр егетләр илебез иминлеген саклый. Актанышта махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча системалы эш җайга салынган. Федераль һәм республика чараларыннан тыш, муниципаль дәрәҗәдә дә ярдәм чаралары каралган. Хәрбиләрнең һәм аларның гаиләләренең сораулары вакытында хәл ителә.

«Хөрмәтле авыл башлыклары, хәрбиләрнең өйләренә барып, гаиләләренең хәлләрен белегез, сөйләшегез. Бары тик бергә булганда гына без теләсә нинди катлаулы мәсьәләләрне хәл итә алачакбыз», - диде үз чыгышында Ленар Зарипов.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм чаралары белән таныштырды.

Фото: © Ләйсән Газизова

«Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү максатыннан РФ Президентының 2023 елның 3 апрелендәге карары нигезендә 1 июньнән эшли башлады. «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина ведомство һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның мөрәҗәгатьләре белән эшчәнлекнең ничек алып барылуы турында сөйләде.

Фото: © Ләйсән Газизова

Фонд эшчәнлеге берничә уникаль принципка нигезләнә. Аларның берсе — эшнең проактив форматы, ягъни фонд хезмәткәрләре ярдәмгә мохтаҗларның инициатива күрсәтүен көтеп тормый, ветераннар, аларның гаиләләренә үзләре бара, проблемаларын чишәргә алына.

Махсус хәрби операциядә катнашучылардан иң күп мөрәҗәгатьләр — хәрби хәрәкәтләр ветераны статусына ия булу. Шулай ук медицина, социаль, юридик ярдәм сорыйлар. Гүзәл Удачина хәрби хәрәкәтләр ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына федераль, республика һәм муниципаль дәрәҗәдә каралган ярдәмнәр, эшкә урнаштыру, авыр хәлдәге яралыларга протезлар кую буенча җентекле киңәшләрен бирде. Кискен торган проблемаларны хәл итү юлларын күрсәтеп, район җитәкчеләренең сорауларына җавап бирде.

Гүзәл Удачина Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән махсус хәрби операциядән ялга кайткан батырлар белән аралашып, аларның тормыш-көнкүреш хәлләре белән кызыксынды, булган проблемаларны уңай хәл итү буенча да киңәшләрен бирде.

Фото: © Ләйсән Газизова

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100