Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта үзешчән сәнгать коллективлары смотрының Гран-приен Пучы мәдәният йорты алды
Бүген Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда үзешчән сәнгать коллективлары смотрының йомгаклау концерты узды. 3 сәгать дәвам иткән концертта тамашачы рәхәтләнеп ял итте, татар милли мәдәнияте белән бергә мари, чуваш, рус халыкларының сәнгать үрнәкләре белән танышты. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Төрле һөнәр ияләре, төрле яшьтәге авыл кешеләрен берләштергән коллективлар ут чәчеп биеде, күкрәк тутырып җырлады, әдәби әсәрләрне яттан сөйләде. Смотр-конкурста барлык авыл җирлекләреннән 63 мәдәният йорты коллективы катнашты. Жюри тарафыннан 300 гә якын концерт номеры каралды, аларда 1 мең үзешчән артист чыгыш ясады.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов барлык караучыларның фикерен чагылдырып, концертның үзешчәннәрнекеннән бигрәк профессиональ дәрәҗәдә әзерләнгәнлеге хакында әйтеп, барлык артистларга, мәдәният хезмәткәрләренә, җирлек башлыкларына рәхмәт белдерде.
«Актаныш мәдәниятенең үзенең мәдәнияте бар. Бу югары дәрәҗәдәге культура! Шушы сәхнәдә гөрләтеп КВНнар, халык театрлары декадасы, балаларның «Йолдызлык» фестивале узды. Актанышта җыр, бию, моң туктарга тиеш түгел. Чөнки Актаныш Татарстанның мәдәни башкаласы ул. Данлы «Агыйдел»ебез, «Ши Памаш»ыбыз, гөрләтеп концертлар куя торган коллективларыбыз бар. Махсус хәрби операциядәге егетләребез дә исән-сау җиңүләр белән кайтып менә шушы залларда утырсыннар иде. Егетләребез безнең йөрәкләрдә, алар безнең шушы матур тормышыбыз өчен гомерләрен бирде. Аларны онытмыйк. Тату яшик, бер-берегезне хөрмәт итеп, яратып, ярдәм итеп, актанышлылар булып матур итеп яшәгез!» – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз