news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта унөченче ел рәттән Гаилә мәктәбе дәресләре оештырыла

Актанышта унөченче ел рәттән Гаилә мәктәбе дәресләре оештырыла. Район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре яшьләрне тантаналар залында уза торган Гаилә дәресендә дин әһелләре, психолог һәм табиблар белән берлектә гаилә корырга бүгеннән үк өйрәтә. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт Мортазин гаиләне, әти-әни, туганнарны хөрмәтләү, кадерләү, ислам дине тарафыннан һәр мөселманга үтәлергә тиешле таләпләр булуын сөйләде.

«Үз динебездәге егет яки кыз белән гаилә коруның өстенлеге, нәселебезне, милләтебезне баетып күп бала үстерү, аларны үзебездән яхшырак итеп тәрбияләү, туганлык җепләрен өзмичә гаилә традицияләрен буыннан-буынга тапшыру, төп йортны саклау, туганнар белән бергә шунда җыелу, балачакның, яшьлекнең кадерен белеп мәктәпләрдә тырышып белем алу, мөгаллимнәрне хөрмәтләү», диде ул.

Районның өлкән психологы Фәһимә Шәйгәрданова да үзенең чыгышын Коръән аятьләре, сүрәләре белән исбатлап әзерләгән иде.

Начар гадәтләрне юлдаш итмәскә кирәклеген дә әйтте ул. Бигрәк тә хәзерге укучылар тартыла торган электрон тәмәкенең балаларның үзләренә дә, гаилә коргач туачак сабыйларына да зыянлы. Чөнки татлы агу организмда туплана, яралгы үсешен тоткарлый, гарип бала тууга сәбәп була.

Тәҗрибәле укытучы, психолог яшьләргә пар сайлаганда аларның әти-әниләренә булган мөнәсәбәтләренә игътибар итәргә кушты. «Үз ата-анасына хөрмәтле бала гаиләсендә иренә, хатынына хөрмәтле була, кечкенәдән эш рәтенә өйрәнгән хатынның өендә чисталык, тәмле аш-су пешеп торса, кулы алтын, акыллы ир балаларына үрнәк, хатынына ныклы терәк ул. Әти-әни булу җаваплы, авыр хезмәт. Физик яктан нык, сәламәт кеше өчен аның бер кыенлыгы да юк», – диде ул.

«Яр сайлаганда үзегезгә тиң булган - белемегез, социаль статусыгыз тәңгәл килгән кешене сайласагыз гаиләдә фикерләр төрлелеге килеп чыгып тынычлыгыгызны җуймассыз», - дип киңәш бирде психолог.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100