Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышта умартачылар киңәшмәсе узды

Актанышның Технология техникумында районның төрле җирлекләрендә бал җитештерүчеләр киңәшмәгә җыелды. Төп максат – 2025 елда умартачылык өлкәсендә кергән законнарны аңлату, районда бал алуга ярдәм итүче авыл хуҗалыгы культуралары мәйданнары турында белешмә бирү. Бу хакта «Актаныш таңнары» газетасы яза.
Язын март аенда умартачыларның очрашуы традициягә әверелде.
Бүгенге киңәшмәгә авыл җирлеге башлыклары да кушылды. Чөнки халыктан соңгы вакытта умартачыларга карата зарлар да арта. Күпләр корт чагудан зарлана. Шуңа күрә авыл җирлегендә умарта тоту кагыйдәләрен һәркем белергә һәм үтәргә тиеш, авылдашлар белән килешеп эшләү һәм яшәү мөһим, ди киңәшмәне оештыручы район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге белгече Рил Әхмәтҗанов.
Халыкка бал кортлары зыян салмасын өчен, авыл эчендәге шәхси умарталарны хуҗалыкларның буш яткан умарталыкларына күчерү тәкъдим ителгән. Кәзкәй, Аеш, Иске Кормаш авылларында бу эш башкарылган да инде. Чалманарат авыл җирлеге башлыгы Камил Әхмәтов әйтүенә караганда, Калмаш авылында да бу тәҗрибәне кулланырга уйлыйлар.
Актаныш районы игенчеләре умартачыларга ярдәм йөзеннән зур мәйданнарда фацелия чәчә башлады. Узган елда «Актаныш» һәм Әнәк» агрофирмаларында әлеге культура шактый гына мәйданда игелде. Быел балны күп бирә торган фацелия культурасын «Нур» һәм «Башак» хуҗалыклары да үстерергә җыена.
Фацелия балына ихтыяҗ зур, инде беренче сатып алучылар да бар, Актанышта җитештерелгән фацелия балын югары бәядән, күпләп сатып алырга Мәскәү өлкәсеннән килергә җыеналар, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз