news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта Тукай бүләге ияләре язылган китап-постаментка Ләбиб Лерон исеме өстәлде

Актанышта Тукай бүләге ияләре язылган китап-постаментка Ләбиб Лерон исеме өстәлде
"Актаныш-информ"

Актанышның мәдәният паркында Габдулла Тукай премиясе лауреатларының исемнәре язылган китап-постамент бар. Бирегә Актаныш районында туып-үсеп татар халкының иң олы бүләгенә лаек булучыларның фоторәсемнәре урнаштырылган, исемнәре уеп язылган.

Актанышлылар арасында Габдулла Тукай бүләгенә беренче булып Гамил Афзал лаек булган. Гамил Афзалдан соң рәссам Васил Маликов, җырчы Әлфия Афзалова, шагыйрьләр Илфак Ибраһимов, Лена Шакирҗанова, язучы Вахит Имамовка әлеге мәртәбәле бүләк тапшырылган. Бу турыда «Актаныш-информ» хәбәр итә.

Быелгы лауреатлар арасында шагыйрь, публицист, «Мирас» журналы мөхәррире Ләбиб Леронның булуы безнең өчен олы горурлык. Шулай итеп Тукай дәвамчылары районыбызда 7гә тулды. Китап-постамент каршына күптән түгел бөек шагыйребез Габдулла Тукай һәйкәле урнаштырылды.

Гамил Афзал фестивале кысаларында биредә Тукай премиясенең өр-яңа лауреатын - Ләбиб Леронны котлау тантанасы узды. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов әдипне зур уңышы белән тәбрик итте, Ләбиб Леронны Актаныш районының данлы шәхесе дип атады.

«Безгә кадәр Мөслим районында Ләбиб Леронны котлап чаралар узды инде. Әмма без Ләбибне Актаныш егете дип санадык, хәзер дә олы бүләккә лаек булуы белән зурлап котлыйсыбыз килде. Әле бу китапка исемнәр язарга урыннар җитәрлек», – диде Энгель Фәттахов.

Ләбиб Лерон якташларының зурлауларына олы рәхмәтен белдерде.

Район башлыгы Энгель Фәттахов белән берлектә язучылар мәдәният паркындагы Гамил Афзал бюстына, Әлфия Авзалова һәйкәленә чәчәкләр салдылар. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100