news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта «Туган яктан - Җиңү хакына» хәйрия концертында якынча 170 мең сум җыелган

Актанышта «Туган яктан - Җиңү хакына» хәйрия концертында якынча 170 мең сум җыелган
Фото: Айнур Гыймадиев/http://aktanysh-rt.ru/

Актанышта Ватанны саклаучылар елына старт биреп, махсус хәрби операциядә неонацизмга каршы Ватаныбыз- балаларыбыз, оныкларыбыз киләчәге өчен көрәшүче батыр якташларыбызга багышланган зур хәйрия концерты узды. «Туган яктан Җиңү хакына» хәйрия концерты барышында илебезнең батыр солдатлары өчен райондашларыннан 171200 сум акчалата ярдәм керде. Ул Ватанны саклаучылар көне алдыннан солдатларга җибәреләчәк унҗиденче гуманитар ярдәм әзерләүгә тотылачак. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

«Туган яктан – Җиңү хакына» хәйрия концертында Актаныш муниципаль районы җитәкчеләре, «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сарае артистлары, балалар сәнгать мәктәбе укучылары чыгыш ясады. Тамашачы бигрәк тә җитәкчеләр белән танылган җырчыларыбызның дуэтларын бик нык яратты.

Татар халык җырлары белән беррәттән, халкыбызның йөрәгенә кереп урнашкан иң популяр эстрада җырлары Туган илебезгә, Кече Ватаныбызга, кадерле кешеләребезгә мәхәббәт хисләре белән сугарылган, гомер кыйммәтенең нәрсәдә аңлатучы патриотик идеяле җырлар барыбызны да моңландырды, уйландырды, изге эшләргә рухландырып дәртләндерде. Аеруча танылган җырларның язылу тарихлары белән таныштыру кебек яңалык бик урынлы булды.

«Туган яктан - Җиңү хакына» хәйрия концертын оештыру Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрованың идеясе, әлеге инициативаны мәдәният хезмәткәрләре хуплап ала, халык күңеленә барып җитсен өчен бик тырыша алар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100