news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта «Туган як» музеенда яшь талантларның «Карлы палитра» күргәзмәсе эшли башлады

Актанышта «Туган як» музеенда яшь талантларның «Карлы палитра» күргәзмәсе эшли башлады
Фото: http://aktanysh-rt.ru

Бүген Актанышта «Туган як» музеенда икенче тапкыр «Карлы палитра» күргәзмәсе эшли башлады. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Әлеге күргәзмәгә балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сыйныфы укучыларының эшләре куелган.

Остазлары - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате укытучысы Айрат Сәрвәров. Остазның шәкертләре дә үзе кебек талантлы.

25 укучының иҗат җимешләре берсеннән -берсе үзенчәлекле төсмерләре белән таң калдыра. «Кар палитрасы» күргәзмәсенә куелган картиналарда укучылар Актанышның матур табигатен сурәтләгән, анда Ирмәш тавыннан күренешләрне дә, Куян авылы урманнарын да танырга була.

Картиналар яшь рәссамнарның һөнәри осталыгын гына ачып калмый, алар тамашачыны табигатьнең бөтен бизәкләрен күрергә, гади генә тоелган күренешләрнең матурлыгын танырга өйрәтә.

Айрат Сәрвәров укучылары белән төрле ел фасылында бик еш табигатькә пленер-дәресләргә чыга. Пейзажны рәсемгә төшерүнең үз нечкәлекләре бар. Сыйныфтан-сыйныфка күчә барган саен эшләү техникасы катлаулана һәм картиналардагы сурәтләр дә матурырак килеп чыга.

Бүген Айрат Сәрвәров 50 укучыга рәсем серләрен төшендерә. Ел саен диярлек аның чыгарылыш укучылары арасында рәсем сәнгате белән бәйле һөнәр сайлаучыларның булуы сөендерә. 2024-2025 нче уку елын 10 бала тәмамлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100