Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышта традицион «Урал кубогы» волейбол турниры узды
Бүген Актанышның «Иман» спорт комплексында традицион «Урал кубогы» өчен волейбол ярышлары узды. 2019 елдан бирле уздырыла торган турнир ел саен көчле командаларны бер мәйданда җыя, спорт үсешенә этәргеч бирә һәм төбәкара хезмәттәшлекне ныгыта. Бәйгедә Татарстанның Актаныш һәм Башкортостанның өч районыннан иң көчле волейболчылар ачыклана. Бу хакта «Актаныш» сайты хәбәр итте.
Быелгы ярышларда Актаныш районы командалары — беренче һәм икенче җыелма командалар, шулай ук технологик техникум командасы катнашты. Турнирда Республикабыз кунаклары — Башкортстан Республикасыннан килгән Илеш, Дүртөйле һәм Туймазы районнары командалары да үз осталыкларын күрсәтте.
Ярышлар киеренке һәм мавыктыргыч рухта узды. Катнашучылар югары әзерлек дәрәҗәсен, команда рухын һәм җиңүгә омтылышын күрсәтте. Уеннар тамашачыларда да, спорт җанатарларында да зур кызыксыну уятты.

Ярышларның баш хөкемдары Ленар Ибнеев турнирның яшьләрнең спортта формалашуында әһәмиятле роль уйнавын ассызыклады. «Әлеге ярышлар егетләргә уен осталыгын камилләштерергә, ярыш тәҗрибәсе тупларга һәм югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Мондый турнирлар спортчыларның алга таба үсешенә көчле этәргеч бирә», — диде ул.
«Урал кубогы» өчен ярышлар иң көчле командаларны ачыклап кына калмый, ә сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга, командалар һәм төбәкләр арасында дуслыкны ныгытуга, яшьләрдә спорт казанышларына омтылыш тәрбияләүгә дә зур өлеш кертә, диелә хәбәрдә.

Фото: «Актаныш» сайты
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз