Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актанышта төзелеш эшләре вакытында участок башлыгы субай астында калып үлгән
Актаныш районында төзелештә гадәттән тыш хәл килеп чыгуга бәйле рәвештә экскаватор машинистына карата җинаять эше кузгатылган.
Әлеге хәл 2024 елның 11 мартында М-7 трассасында җир өсте җәяүлеләр кичүен төзегән вакытта булган. Тикшерү мәгълүматлары буенча, субай каккан вакытта машинист, вазифаи инструкцияләрен бозып, мәйданчыкта тиешле иминлекне тәэмин итмәгән.
Нәтиҗәдә, тимер-бетон субай подряд оешмасы участогы башлыгының өстенә ауган. Зыян күрүче алга җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.
Машинистка төзелеш эшләре алып барган вакытта иминлек кагыйдәләрен бозуда гаепләү белдерелгән. Әлеге хәлнең барлык шартларын ачыклау өчен, тикшерү дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз