news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта үз бизнесын булдырырга теләгән яшьләр өчен укулар үткәрелә

Актанышта үз бизнесын булдырырга теләгән яшьләр өчен укулар үткәрелә
Айнур Гыймадиев

Актанышта «Яшьлек» яшьләр үзәгендә авылда үз бизнесын булдырырга теләгән яшьләр өчен «Төпле шәхес» проекты буенча уку-бәйге узды. Проектта Чаллы зонасына караган 8 районнан егет-кызлар катнашты.

Шулай ук Актаныш районы мәктәпләренең 10нчы сыйныф укучылары һәм технология техникумы студентлары да осталык-белемнәрен сыный. Бу хакта «Актаныш-информ» хәбәр итә.

Приз фонды 50 000 сум булган ике көнлек укудан соң иң-иңнәр ачыкланачак һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылчак.

Программаның максаты- бизнесны башлау моделе командасын табу, старт мотивациясен алу мөмкинлекләре, ораторлык сәнгате һәм үз-үзеңне презентацияләү осталыгын булдыру.

Ике көнлек укулар яшьләр өчен үз бизнесларын булдыруда зур ярдәм, дип саный «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Денис Могътазиров.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100