news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта технология техникумында «Батырлар аллеясы» ачылды

Актанышта технология техникумында «Батырлар аллеясы» ачылды
Фото: https://aktanysh-rt.ru/

Актаныш технология техникумында махсус хәрби операциядә һәлак булган элеккеге студентлар Надриев Раил Марсель улы, Кәрамов Илнур Рафис улы, Хөснияров Илдар Ришат улы, Арсланов Айназ Айрат улы, Латыйпов Фәнис Фәлах улы истәлегенә «Батырлар аллеясы» ачылды. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Аллеяны ачу тантанасында район башлыгы Ленар Зарипов, батырларның әти-әниләре, туганнары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан әфганчылар оешмасы лидерлары, Чечня сугышы ветераннары, махсус хәрби операциядән ялга кайткан егетләр, техникум студентлары, кадетлар катнашты.

2022 елның 22 февралендә махсус хәрби операция башлануга ук кайчандыр технология техникумында укыган студентлар беренчеләрдән булып неонацизмга каршы көрәшкә күтәрелде. Шул ук елның 29 сентябрендә беренче чакырылыш вакытында да районның аграр тармак белгечләре әзерләүче уку йортын тәмамлаган егетләр арасыннан бик күпләр ут эченә китте.

Техникум директоры Ландыш Шәмсунова батыр уллар үстергән әти-әниләргә рәхмәт белдерде. Рәсемнәре «Батырлар аллеясы»нда урын алган ир-узаманнарның бүгенге студентларга патриотлык, туган илне ярату, аңа бирелгәнлек буенча олы үрнәк булачакларын әйтте.

Фото: © https://aktanysh-rt.ru/

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов тантаналы чарада катнашучы ветераннарга мөрәҗәгать итте: «Сез - минем дусларым! Чөнки, мин аларга нинди генә вакытта да таяна алам. Сезгә булганыгыз өчен, качып калмыйча, яу кырларында безнең тынычлыгыбызны сакларга барганыгыз өчен рәхмәт. Әти-әниләргә батыр уллар үстергән өчен зур рәхмәт! Аллаһы Тәгалә сезгә бу авыр кайгыларны кичерергә ярдәм бирсен. Бергә булганда бөтен авырлыкларны җиңеп чыгарбыз. Махсус хәрби операциядә һәлак булганнарга багышлап мәктәпләрдә хәтер такталары куелды. Технология техникумы беренчеләрдән «Батырлар аллеясы» ачып җибәрде. Районда да әлеге аллеяны төзиячәкбез. Ул әллә каян күренеп, балкып торырга, безнең батырларыбыз турында сөйләргә тиеш. Аллеядагы стендлар шушы санда тукталып калсын иде, егетләребез исән-сау, җиңү белән әйләнеп кайтсыннар. Хөрмәтле укучылар, сезгә окоп салкыннарын, яу кырларын күрергә язмасын! Абыйларыгызның батырлыгына тугры булып, алардан үрнәк алып, чын ир-егетләр булып үсегез!»

Алып баручылар Рөстәм Мусин белән Нәргизә Фатыйхова бүген аллея багышланган батырларның тормыш юллары белән таныштырды.

«Батырлар аллеясы»на иң элек кадетлар чыршы ылысларыннан ясалган венок салды. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә тантанада катнашучылар стелалардагы егетләр янына килеп чәчәкләр куйды.

Фото: https://aktanysh-rt.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100