Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актанышта техникаларның кышка әзерлеген тикшерделәр
Актаныш районы җитәкчеләре инфраструктура өчен җаваплы оешмалардагы техникаларның кышка әзерлеген карады. Бу хакта «Актаныш-информ» яза.
Актаныш районы юлларын «Актаныш юллары», «КОММУНСЕРВИС» МУП һәм «ИТК» оешмалары тәртиптә тота. Әлеге оешмалардагы кырыклап техника кышка әзерлекне бәяләү комиссиясенә күрсәтелергә тиеш иде, «ИТК» җәмгыяте юллар төзелешендә булу сәбәпле, карауларда катнаша алмады.
«КОММУНСЕРВИС» оешмасының техника паркы елдан-ел заманча техникаларга байый. Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән «Татлизинг» программасы аша җиде техника кайткан. 2023 елда экскаватор белән МТЗ-82 тракторына ия булганнар. Техникалар төзек, берничә техниканың тәгәрмәчләрен алыштырасы бар. Оешма хезмәтчәннәре Актаныш авылындагы барлык тротуарлар, паркларны елның һәр фасылында чиста, пөхтә тота. Тик техникаларга шоферлар җитми, җитәкче Риназ Шәрипов тракторчы, экскаваторчылар кирәклеген әйтте.
Район башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш бүлеге башлыгы Рафаэль Демидов башка оешмаларның да шоферлар, тракторчыларга кытлык кичерүен белдерде. Урып-җыюларда катнашкан механизаторларны кышкы чорга шушы җәмгыятьләргә эшкә чакырды.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов күрсәтмә карауларда катнашкан механизатор-шоферларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, аларның тырыш хезмәте безнең тормыш-көнкүрешебезне уңайлы итә, юллар вакытында чистартыла, проблемалар тумый.
Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов ел саен кыштан соң юл кырыйларындагы бордюрларны алыштырырга туры килә, диде, кышын бордюр кырыйларын чистартканда сак эшләргә, материаль байлыкны сакларга чакырды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз