news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышта «Татарстан - яңа гасыр» хәрәкәте призына ветераннар волейбол турниры башланды

Бүген, 27 сентябрьдә, Актаныш авылы «Иман» спорт комплексында Татарстан шәһәрләре һәм районнары спорт ветераннары арасында волейбол ярышлары уза. Турнир «Татарстан - яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте призларына оештырылды. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Матчларда республика муниципаль районнарыннан 8 команда катнаша. Командалар матур уеннар күрсәтте. Бу ярышлар чын спорт бәйрәменә әверелде, анда ветераннар волейболга мәхәббәт һәм команда рухы булыр өчен яшь мөһим түгел диләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot